Яңа ел бәйрәм түгел!

Яңа ел бәйрәм түгел!

Мәҗүсилектән килгән

Бәйрәмне каршыларга

Әй әзерләнә дә халык

Тырышып җан-фәрманга.

Яңа ел каршы алу

Ул һич тә бәйрәм түгел.

Мәҗүсиләр гыйбадәте

Бәйрәм итәргә түгел!

Чыршы бизәү, утлар кую

Аларның бер йоласы.

Аңа әзерләнү исә

Бу гыйбәтнең башы.

Хайваннар булып киенеп

Сикерәләр, бииләр.

Гыйбадәтнең барышында

Чыршы мактап җырлыйлар.

Кыш бабай булып киенү

Үзәге бу бәйрәмнең.

Мәҗүсиләр дә шатланган

Күреп үз шаманнарын.

Кыш бабайдан бүләк сорау

Һич кенә дөрес түгел.

Кыш бабай бүләк бирә дип

Алдашу кирәк түгел.

Кыш бабайдан бүләк сорап

Көферлеккә чыкмагыз.

Үз акчагызга алганны

Ул бирде дип әйтмәгез.

Бөтен дөнья күмелә

Аллы-гөлле утларга.

Әйтерсең шулай бизәгәч,

Ел бик уңышлы килә.

Каршыламасаң да килә

Язган булса Яңа ел.

Аны каршылап кына

Үзгә булып килмәс ел.

Бәйрәм итү гөнаһ түгел

Дип әйтерсез сез миңа.

Чит кавемнең бәйрәме

Ничек якындыр сиңа?!

Дини бәйрәмнәрне бер дә

Зурлап каршыламыйсыз.

Бер-берегезгә кунакка

Теләп бер дә бармыйсыз.

Табынны мул корасыз

Гаеткә караганда.

Ә бу исә Яңа елны

Өстен күрү санала.

Сәгать 12 тулганны

Тилмерепләр көтәсез.

Бокалыгызны күтәреп

Бер могҗиза көтәсез...

Ата-анасы эчкәнне

Баласы карап тора.

Җитмәсә кайберләре

Баласына тоттыра.

"Культурный" гына эчәләр

Бәйрәмнәрдә шәрабны.

Бокалны күккә күтәреп,

Телиләр бар теләкне.

Теләк кабул булсын диеп,

Бәрәләр бокалларын.

Харам ризыкка сыенып,

Иблискә әйләнәсез.

"Яңа елда эчәргә

Ярамый мени хәзер?"-

дип сорагач бер хатын

"Юк!"- диеп нокта куйдым.

Бик эчәсең килсә әгәр,

Компоты бар, согы бар.

Тик бокалың күтәреп

Теләк теләүне оныт.

Яңа елны каршылап

Күпләр исереп бетте.

Елны шулай каршылагач,

Дөнья каралып китте!