"Татар мәктәбен Төркиядә түгел, Казанда төзергә кирәк"

Төркиядә яшәүче Бехзат Акташ татар җәмгыяте вәкилләренең Татарстан президентыннан Искешәһәрдә татар мәктәбен сорауны хупламый. Әле якшәмбе мәктәбенә дә балалар җыю өчен тырышырга кирәк булачак ди ул.
Узган атна Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Төркиядә булганда аннан Искешәһәр каласында татар мәктәбе ачуда ярдәм сорадылар. Татарстан президенты ярдәм булачагын ышандырды.
Тумышы белән Искешәһәр янындагы Госмания авылыннан булган һәм хәзер Измир шәһәрендә татар оешмасын җитәкләгән Бехзат Акташ (Behzat Aktaş) татар мәктәпләре беренче чиратта Татарстанның үзендә төзелергә тиеш дип саный. Аның үзен Миңнеханов белән очрашуга чакыручы булмаган. Ул Татарстан президенты белән очрашуда катнашучылар башка мәсьәләне күтәрергә тиеш иде дип саный. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.