Рамазан ае белен котлыйбыз!

Рамазан ае белен котлыйбыз!

Барча мөэмин-мөселман кардәшләребезне изге Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәбез, Аллаһы Тәгалә барчабызга да бу изге айда уразалар тотып изге гамәлләр кылып, тәүбәләр кылып үткәрергә насыйп әйләсә иде.

Пәйгамбәребез ﷺ: "Әгәр Рамазан аеның фазыйләтен белсәгез, 12 айның һәр аен Рамазан ае булуын теләр идегез", - дигән.

Рамазан ае - безнең өммәткә генә бирелгән олуг нигъмәт ул. Шуңа бу айда күп итеп изгелекләр эшләргә, ярдәмләшергә, ифтарлар үткәрергә, ураза тотарга, сәдакалар бирергә, динебез өчен тырышырга әзер булыйк. Ниятләгән гамәлләребезне башкарып чыгарга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын.

Раббым һәммәбезгә дә ихласлык, саулык-сәламәтлек белән изге айга керүләрне насыйп итсен, үз ярдәменнән ташламасын! Халкыбызга хак динебезгә кайтып азатлыкка ирешергә, һәм балаларыбызга, оныкларыбызга шул юлны саклап тапшырырга насыйб итсен.