Фаузия Байрамова объявила о своем Никяхе!

Фаузия Байрамова объявила о своем Никяхе!

Фәүзия Бәйрамова 16 февральдә үзенең facebook сәхифәсендә никахлашуы турында иглан итте:

“Кадерле дусларым! Минем тормышымда зур үзгәрешләр бар. Узган елның 28 ноябрендә без, Хөсәен әфәнде Аймалетдинов белән никах укыттык. Никахыбызны Казанның Печән Базары мәчетендә, Габдулла хәзрәт Галиуллин укыды. Аллаһ разый булсын!

Никахлы ирем Хөсәен Мансур улы Нижгардан, намазлы, төбәк тарихчысы. Тоткан юлыбыз, максатларыбыз уртак - милләтебезгә хезмәт итү. Халкыбыз өчен бергә- бергә зур эшләр башкарырга насыйп итсен!”

Татар халкының күренекле милли хәрәкәт җитәкчесен, язучы, тарих фәннәре кандидаты һәм данлыклы җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрамованы никахлашуы белән тәбриклибез, озын уртак бердәм тормыш итү һәм бәракәт телибез.

В моей жизни большие перемены. 28 ноября прошлого года у нас с  Хусейном Аймалетдиновым состоялась церемония бракосочетания Никях. 

Габдулла хазрат Галиуллин провёл наш Никях в мечети Печан-Базар в Казани. Да будет доволен Аллах!

Мой муж Хусейн Мансур из Нижнего Новгорода, практикующий мусульманин, также и краевед. Наш путь, наши цели общие – служить нашему народу, вместе делать великие дела для нашего народа!»

Поздравляем лидера национального движения татарского народа, писательницу, кандидата исторических наук и известного общественного деятеля Фаузию Байрамову с замужеством, желаем долгой и счастливой совместной жизни.