Башка кавемнәргә иярмик

Аллаһ күрсәткән туры юлдан кеше тайпыла икән, ул юлны сайламый икән, Аллаһының илчесе Пәйгамбәребез ﷺ юлыннан бармый икән, әлбәттә, үзенең нәфесенең, начар юлдагыларның әсиренә әйләнә. Һәм шул рәвешле кеше белән аның нәфесе, начар юлдагыларның тәэсире, йогынтысы идарә итә башлый. Андый кеше саташу, адашу юлында һәм ул гел туры юлда булмаганнарга иярергә, ярарга тырыша. Арабызда азмы әллә башка кавемнәргә охшарга, аларның йолаларын үтәүдән калышмаска тырышучылар. Яңа ел каршылау да шул иярүләрнең берсе, кардәшләрем. Элек-электән үк каршылаганнар инде диярсез. Әйе, каршылаганнар. Чөнки туры юлдан тайпылганны аңлап җиткермәгәннәр, Аллаһ күрсәтмәләрен дөрес аңлап бетермәгәннәр. Шул сәбәпле яңа ел каршылау зур бер бәйрәмгә әверелгән дә инде. Ә менә, син, белсәң дә бу безнең өммәт бәйрәме түгел икәнлекне, һаман да киреләнәсең, яңа ел каршылау мәшәкатьләре белән янасың.
Ә бит Аллаһы Тәгалә безне туры юлга куйды. Ләкин нигә шуннан тайпылырга?!
Бүген дини гыйлеме булганнар арасында да, ярар инде аның бит бернинди дә зыяны юк дип әйтүчеләрнең булуы гаҗәпкә калдыра. Алар да Аллаһының туры юлыннан тайпылганнар булып чыгамы?! Биш вакыт намаз укыган саен "...Аллаһ, туры юлдан алып бар" дип әйтүчеләр ничек мәҗүсиләр, мөшрикләр һәм башкаларның йолаларына иярә, аларның бәйрәмнәрендә катнаша ала икән?!
"Залимнәр, монафикълар, мөшрикләр, фасыйклар һәм җаһилләр ягына авышмагыз, аларга иярмәгез, алар кылган эшләрне кылмагыз..." диелгән бит югыйсә аятьтә ("Худ", 113) Аллаһының әмеренә колак салмыйча, башка кавемнәргә иярергә тырышучылар шактый булуы, ни кызганыч.
Ярар инде сабый балага нәрсә булган чыршы бәйрәмендә катнашса диләр күпләр. Менә шулай катнашса ярар инде, ул бала гына бит диеп, тайпылабыз да инде туры юлдан.
Яңа елда бүләкләр бирешүнең ни начарлыгы бар диләр. Бүләк бирешүнең начарлыгы юк, тик нигә яңа елда бирергә?!. Гаетләрдә бер дә мулдан бүләк бирешмисез бит.
Тагын да начаррагы туры юлдан адашканнарга иярү, аларча кылану. Без башкалардан калыша алмыйбыз, диләр кайберәүләр. Син шулай башкаларга үлгәнче ияреп йөрергә җыенасыңмы?!
Пәйгамбәребез ﷺ: "Әгәр дә берәр кавемгә охшарга теләсәгез, сез шул кавемнеке булырсыз", – ди. Хәдистән аларча кылансак, аларның киемнәрен кисәк, бәйрәмнәрен кабул итсәк, алар кебек булуыбыз аңлашыла. Тагын Пәйгамбәребез ﷺ әйтә: "Сезгә кадәр булган кавемнәргә охшарга тырышып, сез аларның эшләрен эшләрсез. Алар кәлтә еланы тишегеннән кереп китсәләр, сез дә аларның артыннан керерсез", - ди (Бохари, Мөслим). Кәлтә еланы тишегеннән кереп китсәләр, сез дә аларның артыннан керерсез дигәннән, башкаларның йолаларына шулкадәр тиклем иярүне, гөнаһлы эшләрдә, туры юлдан тайпылдыручы гамәлләрдә бер дә калышмаска тырышуны аңларга кирәк.
Инде Яңа ел белән котларга ярамый мени инде диярсез... Нигә нәкъ тә менә бу көнне генә аерымларга. Аллаһының туган һәр көне, һәр елы безнең өчен шатлык, куаныч бит. Нишләп син һәр туган көн өчен котлап шалтыратмыйсың, смс җибәрмисең, бу көнне генә аерымлыйсың?!
Башка дин вәкилләре, башка кавемнәрчә бәйрәм итсәк, без юкка чыгачакбыз бит, кардәшләрем.
Аллаһы Тәгалә безгә: "...әүвәлдә адашкан һәм күпләрне адаштырган кавемнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар барысы да бертигез адаштылар", - дип ("Мәидә", 77) дип күрсәтмә бирә икән, тагын ничек аңлатырга инде сезгә яңа ел каршылау безнең өммәтнеке түгел икәнне? Аллаһы Тәгалә башкаларга иярүне тыя икән нигә без һаман киреләнәбез соң, Аллаһ безне Пәйгамбәребез ﷺ өммәтеннән яратты. Безнең хакыбыз юк башка кавемнәргә иярергә! Башка кавемнәр туры юлдан тайпылган кебек без дә тайпылмыйк, үзгәрешләр кертмик, башка кавемнәргә иярмик инде !
Л.Г.