В Казани рассказали о предстоящем Рамадане

В Казани рассказали о предстоящем Рамадане

Каждый год мусульмане по всему миру с нетерпением ждут наступления самого священного месяца – Рамадана. В этот месяц верующие не только воздерживаются от питья и еды в дневное время суток, но также укрепляют свою связь со Всевышним, работают над своим нафсом и пытаются стать лучше. О том, когда первый день поста, будет ли традиционный Республиканский ифтар и каков размер фитр-садака рассказали на пресс-конференции в Духовном управлении мусульман Республики Татарстан. 

Равиль Зуферов, заместитель муфтия РТ по взаимодействию с мухтасибатами, казый Южного региона РТ, напомнил собравшимся журналистам о важности соблюдения одного из столпов ислама и призвал серьёзно отнестись к подготовке к Рамадану и уже сейчас подумать о том, как провести этот месяц максимально продуктивно. 

Напомним, что первый день поста – 23 марта, а первый таравих-намаз будет совершен 22 марта после ночного намаза. В этом году Рамадан продлится 29 дней, а Ураза-байрам наступит 21 апреля. По традиции в этом году также состоится Республиканский ифтар, уже 11 по счёту. Когда и где он пройдёт, известно будет позже. Помимо этого, каждый вечер в 41 мечети Казани будут проходить ифтары. Со списком мечетей, где пройдёт коллективные разговения, можно ознакомиться на сайте ДУМ РТ. 

В свою очередь начальник отдела по вопросам шариата ДУМ РТ, казый Казани Булат Мубараков пояснил, что поститься надо весь месяц, недостаточно продержать пост 3 дня в начале, 3 дня в середине и 3 дня в конце. Также Мубараков озвучил, что в 2023 году для выплаты закята определён нисаб в размере 454 000 рублей (по золоту). Для выплаты фитр-садака установлен размер нисаба – 41 000 рублей (по серебру).

«Размер фитр-садака при расчёте по ячменю составляет 150 рублей, по изюму – 800 рублей. Кроме того, в качестве искупления за невозможность держать пост по состоянию здоровья и при невозможности восполнить его в другой время установлена фидия – за каждый пропущенный день 350 рублей», – добавил казый Казани. 

Автор: Ильмира Гафиятуллина

ИА IslamNews

Татарстанда Рамазан ае ничек узачак: Нәзарәттә зур матбугат очрашуы узды

Бүген, Шәгъбан аеның 22 нче көнендә (14 мартта), Диния нәзарәтендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат очрашуы узды. Журналистлар белән очрашуда ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, "Рухи моң" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин һәм “Татарстан” телерадиокомпаниясе вәкиле Мөршидә Җиһан чыгыш ясады.

Алар голамәләр һәм казыйларның Рамазанга кагылышлы быелгы карарларын хәбәр итте һәм бу айда Татарстанда тормышка ашырылачак күпсанлы башлангычлар турында җентекләп сөйләде. Сезгә матбугат очрашуында яңгыраган мөһим мәгълүматны җиткерәбез.

Рамазан ае кайчан башлана?

Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2023 елның 23 мартында.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла?

Беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Рамазан аенда ураза ничә көн тотыла?

Ураза быел 29 көн тотыла.

Мөселманнар Ураза гаетен кайчан бәйрәм итәчәк?

Ураза бәйрәме быел 2023 елның 21 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре нинди?

Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.

ДУМ РТ